Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Jukebox Trio егетләре "Әпипә" бии (Видео)

Jukebox Trio егетләре татар теле өйрәтү видеодәресләре сериясен башлап җибәрде – алар 10 көн дәвамында татар теле өйрәтергә вәгъдә бирәләр.

Jukebox Trio егетләре татар теле өйрәтү видеодәресләренең икенчесендә “матур” сүзен яңача өйрәнергә тәкъдим итәләр. Егетләр “матур” сүзен сыйфат буларак кулланмыйлар, ә кызларга багышлап, “Матурка – красотка” дип аңлаталар. Икенче видеодәрес егетләрнең “Әпипә” көенә “Бас, кызым, Әпипә” дип җырлап биюе белән бизәлгән. Беренче көн видеоролигында Jukebox Trio музыкаль төркеме солистлары “Ком бураны” татар халык җырыннан өзек башкарганнар иде.

Искәртеп узабыз, Jukebox Trio егетләре татар теле өйрәтү видеодәресләре сериясен башлап җибәрде – алар социаль челтәрдәге рәсми битләрендә 10 көн дәвамында татар теле өйрәтергә вәгъдә бирәләр. Акция музыкаль төркемнең Казан концерты уңаеннан оештырыла.

Мәгълүмат өчен. Танылган Jukebox Trio төркеме вокалистлары Владимир һәм Илья Ивановларның Казан егетләре булуы һәм бу төркемнең, аларны Алла Пугачева күреп алганчы Казанда оешып, Казанда эшли башлавы билгеле. “Татар-информ” Jukebox Trio төркеме солистлары Владимир һәм Илья Ивановларның татар егетләре булуын да язган иде. Владимир һәм Илья Ивановлар – гомере буе Сахалин рус дәүләт театрында эшләгән татар актрисасы, Россиянең атказанган артисты Гөлшат Байбиченко-Юнысованың оныклары, кызы Гөлнарның уллары. Гөлшат Байбиченко-Юнысова Качалов театры каршындагы татар театр студиясендә күренекле татар артистлары Наилә Гәрәева, Ирек Баһманов белән бергә укыган. Соңыннан язмыш аны Сахалин театрына китергән. Гөлшат ханым хәзер Казанда яши.

Jukebox Trio — акапелло триосы, егетләр «стрит-бит а капелла» (а капелла белән битбоксның берләштерелүе) шәхси стильләрендә чыгыш ясыйлар. Jukebox Trio төркеме Владимир (лид-вокал) һәм Илья (битбокс, вокал) Ивановлар, Гарри Краулистан (бас, вокал) тора. Егетләрне 2006 елда «Новая волна»да Алла Пугачева күреп алган.

“Татар-информ” Jukebox Trio музыкаль төркеменең быел “Үзгәреш җиле” фестивалендә татарча җырлаячагы хакында да хәбәр иткән иде. 
 

 

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса