Изге гамәлләр кешене, чыннан да, бизи.
“Сез белә идегезме, кайбер кешеләр бик ярлы, аларның торагы да, документлары да, хәтта эшләре дә юк. Һәрберсенең үз тормыш тарихы...” – ди Руслан Бажутов үз Инстаграмында.
Егет мохтаҗларга ярдәм итәргә авырсынмый – атнага ике тапкыр аларга кайнар ризык әзерли, урамда бушлай ашау урыны оештыра.
Акциягә барлык ярдәм итәргә теләүчеләр дә кушыла ала.