Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казаннан Истанбулга яңа даими авиарейс ачылды

Рейслар дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә булачак.

Казаннан Истанбулга яңа даими авиарейс ачылды. Рейслар атнага өч тапкыр булачак. Бу турыда Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Казан» халыкара аэропортының кышкы расписаниесендә Истанбулга яңа даими рейс барлыкка килде. Очу вакыты 3,5 сәгать тәшкил итәчәк», диелгән хәбәрдә.

Татарстанлылар Төркия шәһәренә дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрне оча алачак. Казаннан самолет 10.30 сәгатьтә кузгалачак, 14.15 сәгатьтә Истанбулның яңа аэропортына төшәчәк. Самолет кире Казанга 15.15 сәгатьтә кузгалачак һәм Татарстан башкаласына 18.45 сәгатьтә кайтып җитәчәк.

Рейслар 189 пассажирга исәпләнгән Boeing 737-800 самолетында башкарылачак.

 Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса