Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ял итүче әлмәтлеләргә пляжда су коену тыелуы турында искә төшерәләр

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, пляжда яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бар. Бу хакта Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев сөйли.

"Коену сезоны Роспотребнадзор рөхсәте буенча ябылган", - дип хәбәр ителә аның Instagram сәхифәсендә.

Шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Казанда җәмәгать пляжларында су коенырга ярамый, дип искәртә.

«Шәһәрдә яшәүчеләр арасында коронавирус инфекциясе таралу ситуациясе актуаль булып кала бирә. Сәламәтлек саклау системасы гражданнарны җәмәгать пляжларында коенудан тыелырга өнди, өстәвенә, бу тыелган да», — дип искә төшерде Владимир Жаворонков.

Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасында коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, чикләүләрне бетерүнең өченче этабына чыкмау сәбәпле, массакүләм ял итү урыннарына бару тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса