Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иммунитетны ныгытырга вакыт

Күпләр өчен яз – елның иң авыр мизгеле, чөнки иммунитет көчсезләнә, яшерен авырулар үзен “сиздерә” башлый.

Иммунитетны ныгыту өчен нинди чаралар күрергә соң? Түбәндә сүз шул хакта. * Берәр чәй калагы ромашка, гөлҗимеш һәм юкә чәчәгенә 1 стакан кайнар су салыгыз. 15-20 минут өстен каплап тотканнан соң, сутны сыгып алыгыз. Көненә өч тапкыр ашар алдыннан эчәргә кирәк. * Тибет медицинасы гриппка, салкын тию авыруларына каршы һәм иммунитетны ныгыту өчен кура җиләге куагын кулланырга киңәш итә. Аны җәен дә, кышын да сындырырга мөмкин. Вак итеп туралган 1-2 стакан ботакны 1 стакан кайнар суга салыгыз да, 7-10 минут кайнатып, 2 сәгать өстен каплап торыгыз. Көн дәвамында сәгать саен 1-2 йотым эчәргә кирәк. * Гөлҗимеш – С витаминына иң бай җимеш. 2 аш кашыгы киптерелгән җимешны ваклагыз, аннары өстенә ярты стакан кайнар су салып, 15 минут талгын утта кайнатыгыз. Икенче көнне, аңа бал салып, чәй урынына эчәргә мөмкин. * Кефир эчәргә яратучыларның иммунитеты көчле була, ди белгечләр. Эчемлектә пробиотиклар күп, алар авыруларга каршы торуда ярдәм итә. Йогурт исә йодка бай, ул да иммунитетны “саф”та тотучы элемент. Моннан тыш, йод йомыркада, сөттә һәм йодлы тозда күп. * Иммунитетны ныгыту өчен тагын бер кызыклы рецепт бар. Ул – дәвалаучы ванна. Киптерелгән кура җиләге ботагын яисә җимешен, нарат җиләген, сырганакны, карлыганны, гөлҗимешне һәм миләшне бер үк күләмдә алыгыз да, өстенә кайнар су салып, 10-15 минут тотыгыз. Төнәтмәне ваннага салыгыз. 10-15 минут шундый ваннада коену иммунитетны ныгыта, сулыш алу системасын көйли, баш авыртуны баса һәм тән сызлауларын дәвалый.

http://kiziltan.ru/poleznoe/10662-immunitetny-nygytyrga-vakyt.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса