Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә IT-полигонлы һәм телестудияле яңа лицейны карады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе лицейны карап йөргәндә укучылар белән аралашты һәм Путин, Марс һәм Мәскәү турындагы сорауларга җавап бирде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә яңа инженерлык мәктәбен карады. Ул балалар белән аралашты һәм аларның мәктәптәге туклануын тикшерде.

«Мәктәпне тәмамлаучыларны Татарстан югары уку йортларында көтәбез. Киләчәк мәктәбе күп юнәлешләр буенча алдынгы позицияләрдә тора», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Лицей буйлап йөргәндә Фәрит Мөхәммәтшин укучылар янына сыйныфларга керде. Укучылар аны төрле сораулар белән күмде: Татарстан парламенты башлыгы булу авырмы, Путинны күрдегезме, Марста булдыгызмы...


Мәктәпнең мәйданы 18 мең квадрат метрдан артык, анда 858 бала укый. Лицейда 30 сыйныф, хореография залы, 3D-спорт залы, робототехника лабораториясе, хәрби дан музее, телестудия, тавыш яздыру студиясе, китап саклау залы, спорт залы, бассейн, IT-полигон бар.

«Бүгенге көндә инженерлык профиле шәһәрдә иң популяр. Бик күп балалар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары инженерлык югары уку йортларына керү өчен бу профильне сайлый. Лицей республиканың нефть тармагы өчен кадрлар потенциалына әвереләчәк», - диде мәктәп директоры Зөлфия Таһирова.


Уку йортында техник, инженерлык, химия-технология юнәлешендәге фәннәрне укытуга басым ясала, югары һәм урта махсус уку йортлары мөгаллимнәрен җәлеп итеп интенсив уку модульләре уза. Лицейның фәнни лабораторияләре эксперименталь эш алып бара — балалар монда өйрәнеп, тикшеренеп кенә калмый, яңа нәрсәләр уйлап таба, иҗат итә ала.

Мәктәп «Татнефть»ГАҖ инициативасы буенча төзелде. Белем бирү учреждениесенең бәясе якынча 1,2 млрд сум тәшкил итә. Аның төзү эше ике ел дәвам иткән. Фәрит Мөхәммәтшин беренче булып лицей китабында рецензия калдырды һәм укучылар белән истәлеккә фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса