Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эксперт: Россия халкы Конституциягә төзәтмәләр кертүгә битараф түгел

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү халыкның ихтыяр көчен күрсәтәчәк. Чөнки сайлау участокларына ил гражданнарының күбесе барырга җыена. Әлеге фикер белән Россия җәмәгать эшлеклесе һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод бүлеште.

"12 мартта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нигезендә анда катнашучыларның 45 проценты сайлау участокларына барырга төгәл карар кабул иткән, тагын 24 проценты: “Мөгаен, килербез", - дип җавап биргән. Гражданнар төзәтмәләргә битараф түгел һәм тавыш бирүдә катнашырга әзер", - дип билгеләде Александр Брод.


Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне иҗтимагый палата, сәяси партия, иҗтимагый оешма вәкилләре күзәтәчәк. Участокларда журналистлар да катнаша ала. Мәгълүматларны фальсификацияләгән өчен җинаять һәм административ җаваплылык каралган, дип искәртте эксперт.


Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса