Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ДОСААФ халкы зарларын җиткерде

Шәһәрдә чишелеш таләп иткән проблемалар елдан-ел кими бара. Үзәк урамнардан читтә булган микрорайоннарның, шәхси секторларның да йөзе үзгәрә. 10 нчы территориаль иҗимагый советы биләмәләрендә дә «СМП-Нефтегаз» АҖ ярдәме белән уңай шартлар тудырыла.

Хәзер җыеннар элеккеге кебек ыгы-зыгылы үтми. Сорауларның эчтәлеге нык аерыла. Бу предприятиеләренең үзләренә беркетелгән микрорайоннарга зур игътибар бирүен раслый. 10 нчы ТОСның баш предприятиесе «СМП-Нефтегаз» АҖ тарафыннан ел да күләмле эшләр башкарыла. Әлеге ТОС иң эреләрдән санала. Ул үз эченә ДОСААФтагы 44 урамны һәм 5 күпфатирлы йортны, 4 автомобиль һәм 9 җәяүлеләр күперен ала. Күргәнебезчә, тәртиптә тоту, төзекләндерү кирәк булган объектлар аз түгел. Халык белән очрашуга территория караган 2 нче Интернациональ округы депутаты Рамил Комаров, «СМП-Нефтегаз» генераль директоры Юлия Ишморатова да килгән иде. Отчет докладында билгеләп үтелгәнчә, узган ел депутат Рамил Комаров ярдәме белән Нариманка елгасы аша булган күпергә һәм Герцен урамындагы җылылык трассасына ремонт ясалган. Бу уңайдан мөрәҗәгатьләр күп булган. Шулай ук Горная урамындагы чокырлы юл тәртипкә китерелгән һәм башкалар. 2017 елда ТОС «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика бәйгесе призеры исемен яулады һәм 500 мең сумлык грантка ия булды. Әлеге акчаларны балалар мәйданчыклары буенча эшне дәвам итүгә тоту планлаштырылган. Сүз уңаенда, бу 10 нчы ТОСның беренче генә гранты түгел. Әлбәттә, көчле баш предприятиесез бернәрсәгә дә ирешеп булмас иде. 
«СМП-Нефтегаз» компаниясе хезмәткәрләрен биредә ел дәвамында күрергә мөмкин. Апрельдән алып караңгы көзгә кадәр экологик шимбәләр үтә, чүпне дә үзләре җыя, техника бүлеп бирә. Төзекләндерү-яшелләндерүдән тыш микрорайон халкы белән дә эш алып барыла. Предпиятиеләре булмаган өлкәннәр игътибар тоеп яши. Сугыш чоры балаларын да (42 пенсионер) үз канаты астына алырга җыена. «СМП-Нефтегаз»ның хәйрия эшчәнлеге турында озак сөйләргә була. Инвалид һәм ятим балалар өчен даими чаралар, микрорайонда бәйрәмнәр тынып тормый. 
– Мин һәркем өчен ачык. Һәр айның соңгы чәршәмбесендә кабул итүләр уздырыла. Сорауларыгыз булса, килегез, ярдәм итәргә тырышырбыз, – диде Рамил Комаров җыелышта да. Очрашуда кабул итүдә бирелгән сорауларга служба җитәкчеләренең кайтарган җаваплары укылды. Халык югары тизлектәге Интернет линиясе сузуларын, кайбер урамнардагы юлларны яхшыртуларын сорады. 
«СМП-Нефтегаз»ның 10 нчы ТОСта алып барылган эшчәнлеге район җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде, предприятиегә район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса