Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балалар бакчаларының берсендә баланы урамда онытып калдырганнар

«Знамя труда» газетасы редакциясенә урамда онытылган баланың әти-әнисе мөрәҗәгать итте.

Вакыйга күзәтү камералары төшергән видеоларны караганнан соң билгеле була. Видеоязмада тәрбиячеләрнең балаларны уен мәйданчыгыннан алып китүләре күренеп тора, бер минуттан соң балалар бакчасы территориясендә 15-20 минутлап ялгыз йөрүче бала күренә.

Ачулары чыккан ата-аналар мәктәпкәчә балалар учреждениесе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә, әмма алар көтелмәгән җавап ала, имеш, бала үзе гаепле, ул тәрбияченең күз алдында булырга тиеш. Ә балага нибары яшь ярым.

Шулай ук ата-аналар билгеләп үткәнчә, бу әлеге балалар бакчасында гадәттән тыш хәлләрнең беренче очрагы түгел. Тагын бер видео җибәргәннәр: анда бер малай икенчесен башы белән идәнгә бәрә, ә кече тәрбияче янәшәдә булса да битараф кала. Бу хәлдән соң баланың сәламәтлеге начарланган дип хәбәр ителә.
Балалар бакчасында хезмәт күрсәтү бәясе аена 10000 сум тәшкил итә. Ата-аналар балаларны карау буенча сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә исәп тота.
Видео шулай ук әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен тикшерү инициативасы турында тиешле карар кабул итү өчен Әлмәт прокуратурасына җибәрелгән.

 

Фото: Знамя труда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса