Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт урамнарына чыккан дикообразны тоттылар

Дикообраз берничә ай шәһәр урамнары буйлап йөргән.

Социаль челтәрләрдә әлмәтлеләр аны Нефтьчеләр урамындагы сәүдә йорты янында, Радищев урамында күргәннәрен хәбәр итте. Постларда алар хайванның күчмә зоопарктан югалуын фаразлаган иде. Зоопарк җитәкчесе Владимир Айвазян да моны раслады. Аның сүзләренә караганда, Әлмәт шәһәр зоопаркы аларга тәвә кошлары бүләк иткән өчен рәхмәт йөзеннән дикообраз биргән булган.

Соңгы тапкыр дикообразны 12 сентябрьдә 57 нче балалар бакчасында күргәннәр. Биредә аны шәһәр зоопаркы белгечләре тотып алган. Бу хакта парк хезмәткәре Илгиз Каюмов хәбәр итә.

"Үзебезгә алып кайтып ашаттык. Аның хәле яхшы, иректә яшәсә дә, яхшы тукланган", – дип уртаклашты ул.

Якшәмбе көнне дикообразны Башкортстаннан килгән күчмә зоопаркка алганнар.

 

Фото: ТВой Альметьевск

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса