Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда бурсыкка ау сезоны алдыннан аучылар гариза язарга тиеш

Рөхсәт документын биргән өчен дәүләт пошлинасы 650 сум тәшкил итә.

Татарстанда 5 августтан бурсыкка ау сезоны башлана. Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөхсәт алу өчен, алдан ниятләнгән аучылык урынына карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә теләсә кайсы МФЦ филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, МФЦда кабул итүгә язылу алдан ук ТР Дәүләт хезмәтләре порталы, шулай ук МФЦ шалтырату үзәге операторлары аша 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча башкарыла.

Кирәкле документ алу өчен түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк:

  • рөхсәт алу өчен гариза;
  • шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
  • аучылык билеты (оригинал);
  • рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал);
  • хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция (оригинал).

"Рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасы 650 сум тәшкил итә", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Бурсыкка ставка - һәр баш өчен 60 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса