Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бишмунчалы республика фестивалендә җиңде

«Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестивале җиңүчеләре арасында әлмәтлеләр дә бар.

Бишмунча Мәдәният йортыннан Ләйлә Мөхетдинова (җитәкчесе Лилия Купаева) курайда уйнап, «Инструменталь музыка» номинациясендә II дәрәҗә лауреат булып танылды. Фестивальнең йомгаклау туры Биектау районының Шәпше авылында узды. Анда 33 районнан 46 фольклор коллектив катнашты. Лауреатлар хәзер X «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә очрашачак. Чара 28-30 июньдә Ульян өлкәсендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса