Бүген Әлмәттә "Студентлар скверы" ачылды
Сквер АГНИ бинасы янында урнашкан. Элек биредә нефть институты студентлары гына йөри ала иде. Хәзер яңа иҗтимагый киңлек һәркем өчен ачык.
Чарада шулай ук "Татнефть" компаниясе генераль директоры Наил Маганов һәм район башлыгы Тимур Нагуманов та катнашты.
"Иҗтимагый программаларны үстерү буенча Президент программасы һәм "Татнефть" компаниясе ярдәме белән һәр шәһәр кешесенә вакытын күңелле уздыра алырдай урын барлыкка килде", - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа