Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов халык һәм спонсорлардан "Безнең ишегалды" проектына кушылырга өндәде

Республика Президенты камиллекнең чиге юк, шуңа күрә Татарстанда ишегаллары һәм иҗтимагый киңлекләр алга таба да яхшырачак, дип билгеләп үтте.

Яшәүчеләр, муниципалитетлар һәм иганәчеләр «Безнең ишегалды» республика программасында актив катнашырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов турыдан-туры эфир вакытында әйтте.

«Бу эшкә халыкның да катнашуы мөһим. Бу процесста республика бюджеты гына түгел, муниципалитет та, идарәче компанияләр дә, иганәчеләр дә катнашуы бик мөһим. Ишегалларында балалар, спорт белән шөгыльләнү зоналарын арттырган саен яхшырак. Без, ким дигәндә, асфальт, яктырту, эскәмияләр, балалар зонасы ясыйбыз, әмма тагын күп нәрсә эшләргә була», — диде ул.

Ишегалды территорияләре татарстанлыларның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый, бигрәк тә янәшәдә төзекләндерелгән парк яки сквер булганда.

"Һәркемнең үз почмагы булсын өчен, ишегалдын әни һәм балалар, өлкәннәр өчен уңайлы итү-бу бик мөһим", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча башка республика программасы белән аналогия үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә, җәмәгать киңлекләрендә үзгәртеп корулар процессы дәвам итәчәк, өстәвенә, кешеләрнең өметләре арта бара.

"Бу шактый чыгымлы мәсьәлә булса да, бу безнең кешеләр бит», — диде Рөстәм Миңнеханов ишегалды һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программалары турында.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика телеканалларының туры эфирында һәм социаль челтәрләрдә татарстанлыларның сорауларына җавап бирә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса