Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Банкрот банкларга акча салганнарга тагын 300 әр мең сум түләнәчәк

Яңа түләүләр турында карарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган киңәшмәдә кабул итте.

Республика ярдәм фонды 1 сентябрьдән Татарстанның банкротлыкка чыккан банкларының вкладчыларына 300 әр мең сум акча түли башлаячак. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә дә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бүген Министрлар Кабинетында мөстәкыйль түгел дип танылган банкларның клиентлары сорауларын хәл итү кысаларында үткәрелә торган эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Республика ярдәм фонды тарафыннан эшләнгән концепция кысаларында ярдәм күрсәтүнең алты этабы үткәрелде", - дип билгеләп үтте Галимова.

Аның сүзләренә караганда, якынча 2 млрд.сум күләмендә түләүләрне 6,1 меңнән артык гариза бирүче алган инде. Шул ук вакытта 55% кеше кайчандыр югалган акчаларны тулысынча алган. Яңа ярдәм чараларын гамәлгә керткәннән соң, андый кертем кертүчеләрнең саны 68% ка җитәчәк.

«ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов зыян күргән вкладчыларга ярдәм итү өлешендә этаплап алып барылган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул бигрәк тә Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең категориясен билгеләп үтте. Бүген киңәшмәдә дүрт сугыш ветеранының таләпләрен тулысынча түләп бетерү һәм ике тыл хезмәтчәненә 500 мең сум күләмендә кабат ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде", - дип өстәде агентлыкның әңгәмәдәше.

Республика ярдәм фонды 2017 елда ТР Президенты Указы белән Татарстанның финанс оешмаларының банкротлыгыннан зыян күргән затларга ярдәм итү өчен оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса