Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия тагын дүрт ил белән авиаэлемтәне яңартачак

Казахстан, Кыргызстан һәм Беларусь, Көньяк Корея юнәләшләрендә рейслар ачыла.

Россия сентябрьдә тагын дүрт ил белән авиаэлемтәне яңартачак. Бу турыда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

21 сентябрьдән янә Казахстан, Кыргызстан һәм Беларусь юнәләшенә рейсларны яңарту көтелә. 27 сентябрьдән Көньяк Кореяга рейслар гамәлгә ашырыла башлаячак, диделәр оператив штабта.

Халыкара авиаэлемтәләрне 1 августтан яңарта башладылар. Ул вакытта Лондон, Истанбул һәм Танзания юнәлешенә даими рейслар ачылды. 10 августта Төркия-Анталья, Даламан һәм Бодрум курорт төбәкләренә туры очышлар башланды.

15 августтан Швейцария белән даими авиаэлемтә ачылды, әмма анда яшәү өчен рөхсәте булган кешеләр генә бара ала. 3 сентябрьдә Мисырга һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, шулай ук Мальдивка очышларны яңарту турында игълан ителде.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, коронавирус пандемиясе сәбәпле, авиаэлемтәләр туктатылып торганнан соң Казанннан беренче халыкара рейс 21 августта башкарылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса