Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Конституциясе һәркем өчен эшләячәк

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкына бәйрәм мөрәҗәгатендә белдерде.

Татарстан Конституциясендә бик зур потенциал салынган, ул күп кенә максатларга җавап бирә. Шуңа күрә Төп закон алга таба да республиканың уңышлы сәяси һәм икътисади үсешенә, аның гражданнарының иминлегенә ышанычлы гарантия булачак.

«Татарстан халкын республика Конституциясен кабул итү көне белән котлыйм. Республикада хокукый белем бирү өчен күп эш башкарыла, моңа җәмгыять һәм хакимият институтлары эшчәнлеге юнәлдерелгән. Татарстанда, безнең бәяләвебезчә, Төп законны белү һәм законнарны үтәү югары дәрәҗәдә, шуның өчен рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан Конституциясе киләчәктә дә һәр кеше һәм тулаем республика өчен эшләячәк», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса