Әлмәт районында юлларда бозлавык барлыкка килә. Юл хезмәтләре асфальтны реагентлар белән эшкәртүгә кереште. Бу хакта район башлыгы үз каналында хәбәр итте.
2 ноябрьдән бозлавык булмасын өчен, юл өслеген эшкәртәләр. Иң беренче чиратта реагентларны иң куркыныч урыннарга-күперләргә, боҗралы чишелешләргә, күтәрелешләргә, төшү урыннарына һәм җәяүлеләр кичүләренә сибәләр.
- Машина йөртүчеләргә тизлекне һәм дистанцияне сакларга киңәш итәләр. Шулай ук шиннарны сезонлы алыштыру турында онытмаска кирәк. Әгәр дә сез эшкәртелергә тиешле юл участогын күрсәгез, бу хакта 8 (987) 221-40-41 телефоны буенча диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итегез.