Төп геройлар – экспонатлар
Мәдәният. Сәнгать

Төп геройлар – экспонатлар

Конкрет кеше, халык, кешеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле күренеш турында хәтер яшәсен өчен, музейда бу хәтерне сакларга ярдәм итүче матди чыганаклар җыела.

Музей

Яшьләр бистәсенә баргач, мәдәният йорты каршында оештырылган музейга керми китү мөмкин түгел. 1996 елда оештырылган әлеге музей  чын мәгънәсендә тарихи хәзинә.  

– Безнең авыл музее эшчәнлегенә туган як, авыл тарихын өйрәнү, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, туган якны өйрәнү керә. Авылыбызның тарихы гасырлар буена дәвам итеп, риваятьләргә күчә һәм хәтеребезнең бер өлешенә әверелә бара.

Мәктәп музейлары фотосы

«Үз чыганакларын белмәгән кеше ярлы» дигән рус мәкале дә юкка гына барлыкка килмәгән бит. Шуңа күрә дә борынгы бабаларыбызның тормыш атмосферасын тапшыруда тарихи дөреслеккә ирешү өчен, музей экспозициясендә борынгы әйберләр һәм халык кәсепләре эшләнмәләре урнаштырылган, – дип таныштырды музей экспонатларын саклаучы  Галина Герасимова.

Мәдәният йортында урнашкан

Мәдәният йортының бер бүлмәсендә крестьян өе фрагменты төзелгән һәм 54 экспонаттан торган иске крестьян көнкүреше тәртибе белән борынгы бүлмә бизәлгән: изге кызыл почмакта икона һәм чигүле диндар , сөлгеләр, өстәл, урындыклар, сандык, агач карават, эскәмия, туку станы, йорт кирәк-яраклары урын алган.

Һәвәскәрләр берләшмәсе әгъзалары белән берлектә экспонатлар, документлар, фотографияләр җыю, аларны эшкәртү, стендлар, туган як тарихы буенча экспозиция альбомнары, халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәләрен бизәү башкарылган.

– Музеебызда 970ләп экспонат урын алган.  Халык музейга борынгы әйберләрне, декоратив - гамәли сәнгать эшләнмәләрен алып килә һәм бүләк итә. Мәктәпнең «Халык иҗаты» түгәрәгендә катнашучылар музейга юкәдән, төсле чыбыктан, саламнан, тозлы камырдан төрле эшләнмәләр, чигелгән тастымаллар, сөлгеләр һәм башкаларны бүләк иттеләр.

мәктәптә урнашкан музей

Барлык борынгы әйберләр һәм яңалары да бердәм тарихи ансамбльгә тупланган. Авыл музее тарафыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында материаллар җыю буенча зур эзләнү эшләре башкарылды.

Экспозиция

Җыелган фотоматериаллар, истәлекләр, документлар йомгаклары буенча музейда «Бөек батырлыгыгызны тарихыбыз саклый» дигән экспозиция ясалды. Әлеге экспозиция мәктәп укучылары өчен аеруча әһәмиятле тәрбия учагы булып тора.

Шуны да әйтеп узасым килә,  Һәлак булган 120 һәм җиңү белән туган җиренә әйләнеп кайткан 115 якташыбыз хөрмәтенә  мәдәният йорты янындагы мәйданда Хәтер стеласы урнаштырылды. Музейда төрле чаралар уздырыла.

Биредә хезмәт ветераннары, алдынгы хезмәт ияләре белән очрашулар, МХО каһарманнарына багышланган чаралар бик эчтәлекле үтә, – дип ассызыклады Галина Николаевна.

Музейда тормыш кайный

Шулай, үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятыбыз, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк һәм аның данлыклы шәхесләре белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.

Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда музейлар шул максатка ирешү юлы булып тора. Яшьләр бистәсендәге музей да озын гомерле булсын, лаеклы шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итсен, дип теләп калабыз. Резеда Исмәгыйлева. Фото: Галина Герасимова