«Безнең заман»:  эшче яшьләр сәхнә тотты
Мәдәният. Сәнгать

«Безнең заман»: эшче яшьләр сәхнә тотты

Нефтьче» мәдәният сараенда 250дән артык талантлы эшче яшьләрне берләштергән олы бәйрәм узды

Фестивальнең зона этабы

Талантлы эшче яшьләрне берләштергән «Наше время – Безнең заман»  фестивале республиканың Сәнәгать һәм сәүдә, Яшьләр эшләре министрлыклары һәм башка ведомстволары белән берлектә оештырыла.

Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ЮНЕСКО оешмасы эгидасы астында үткәрелә. Проектның төп максаты – яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, аларның һөнәри компетенцияләрен үстерү һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының өстенлекләренә туры килә торган инициативаларга ярдәм итү.

Әлмәттә XIV ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабына йомгак ясалды. 23 һәм 24 октябрь көннәрендә «Нефтьче» мәдәният сарае сәхнәсендә Татарстанның 12 муниципаль районыннан 257 катнашучы чыгыш ясады. Турга нәтиҗәләрне гала-концертта ясадылар, анда иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылар бүләкләнде.

Фестивальдә катнашучылар «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә музыкаль номерларын тәкъдим иттеләр. Программа юмористик һәм лирик, ялкынлы һәм фәлсәфи чыгышларны берләштерде. Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган номерлар аерым урын алды.

безнең заман фестивале гала-концерты

Ачу тантанасы

Гала-концертны ачу тантанасында катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рамил Закиров котлады. Ул жюри әгъзаларына, педагогларга һәм остазларга рәхмәт җиткерде. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов фестивальне зур бер гаилә белән чагыштырды, республика тормышында иҗатның аерым әһәмиятен билгеләп узды.

Нефтьчеләрнең төбәкара профсоюз оешмасы лидеры, командасы узган ел фестивальнең Гран-при иясе булган Рифдар Хәмәдьяров конкурсның эшләүче яшьләргә үз сәләтләрен ачу мөмкинлеге бирүен ассызыклап узды. 

– Фестиваль -  барлык эшләүче яшьләрнең бренды, ул теләсә кайсы яшь кешегә ачылырга мөмкинлек бирә. Узган ел безнең бу җиңү фестивальдә 10 ел катнашкан команда өчен чын бәйрәм булды. Шуңа күрә быел барыгызга да уңышлар телим, – дигән изге теләкләрен җиткерде ул.

эшче яшьләр фестивале

Зона этабы йомгаклары буенча гомумкоманда ярышларында беренче урынга Чистай үзәк район хастаханәсе һәм нефтьчеләрнең төбәкара профсоюз оешмасы чыктылар, Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты икенче урынны яулады, нефть компаниясенең   берләштерелгән беренчел профсоюз оешмасы исә өченче урынга лаек булды.

Лауреатлар дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм ноябрьдә Казанда узачак фестивальнең суперфиналына чакырулар алдылар.

 «Наше время – Безнең заман» фестиваленең чираттагы зона этабы 6-7 ноябрьдә Яшел Үзәндә, Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәгендә узачак.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде