Әлмәттә «Күренми торган фронт» фото күргәзмәсе ачылачак.
Әлмәт картиналар галереясендә Әлмәт һәм район волонтерларына багышланган документаль проект тәкъдим иттеләр. Бу көн саен ярдәм җыючы һәм җибәрүче, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче кешеләрнең тарихлары.

Экспозициягә фотосурәтләр, тематик холстлар, видеоматериаллар һәм аудиоподкастлар кергән. Үзәк урынны волонтерларның портретлары алып тора. Аларның күбесе үзләрен һәм фикердәшләрен зур тарихның бер өлеше итеп күрү өчен ачылышка шәхсән килгән.

Кунаклар волонтерлык берләшмәләренең эше, аларның инициативалары һәм нәтиҗәләре белән таныштылар. Барлыгы проект 300дән артык волонтер һәм 13 штаб тарихын берләштерде.

- Проект Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылды.