Картаерга әле ашыкмыйк
Җәмгыять

Картаерга әле ашыкмыйк

Яшиселәр килеп яшик әле. Туган көннең сөеп һәркайсын. Без картаймыйк әле, классташлар, Бик ашыкса, еллар картайсын.

Очрашу

Кояшлы, матур көнне без, 64 ел элек Чупай урта мәктәбен тәмамлаган укучылар, классташыбыз Ханнанов Нәфис йортына очрашу кичәсенә җыелдык. Йорт заманча җиһазландырылган, чиста һәм пөхтә итеп җыештырылган.

Ашъяулыклы өстәл уртасында

Җиз самавыр җырлап чәйгә дәшә...

Нәфис безне зурлап чәчәк бәйләмнәре белән каршы алды. Бер-беребезгә истәлекле бүләкләр бирештек, ә Нәфискә барыбыз исеменнән сувенир-шамаил тапшырдык.

Очрашулар мизгелләр

Очрашуның сәбәпчесе дә бит ул булды. Безнең аралар ерак түгел: Чаллыга, Әлмәткә, Чупайга, Мәмәткә һәм Кичүчатка гына сибелгәнбез. Бер-беребез турында хәбәрдар булып, бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда, юбилейлы туган көннәрдә очрашып яшәдек.

Китап

Нәфис «Гомерләр. Язмышлар» дигән шигырь китабын безгә бүләк иткәч кенә, аның шигырьләр язганын белдек. Безгә бик күп шигырьләрен укыды. Анда чын тормыш, яшәеш, сагыну, сагыш, туган як табигате һәм аның кешеләре тасвирланган. Нәфискә иҗади уңышлар теләдек. Шуннан соң очрашу көнен билгеләдек.

Без мәктәпне 9 укучы тәмамладык. Бүгенге көндә алтыбыз: Нәфис, Әнүзә, Фатыйма, Зилә, Кәүсәрия, Зәмзәмия (кызганычка каршы, очрашуга килә алмады) исән-сау гомер итәбез.

очрашулар мизгелләр

Мин барысына да юбилейлы туган көннәренә багышлап «Истәлеккә ачык хат» язган идем, аны да кабатлап укыдык. Әңгәмә тагын да җанланып китте. Бәйрәмгә ямь өстәп, Нәфиснең иҗатташ дусты Сания дә килгән иде. Ул үзе гармунда уйный, җырлый, бии, шигырьләр дә сөйләде.

Мәктәп, яшьлек елларын, эшләгән чорлардагы хатирәләрне яңарттык. Нәфис –«Елховнефть»тә мастер, Әнүзә – Әлмәт техникумнарында баш бухгалтер, Фатыйма – шәфкать туташы, Зилә белән мин – укытучылар, Зәмзәмия – КамАЗда эшләде. Лаеклы ялга чыккач та әле хезмәтләребезне дәвам иттек.

Бер генә дә исебез китми

Яшь 80 гә җитсә дә...

Дөнья аты йөгәннәре

Безнең кулдан китсә дә

Хәтерне нык саклар өчен,

Кирәк шөгыль табабыз,

Бер дә аптырамыйча

Шигырьләрен дә язабыз.

Беребез рәсемнәр ясый,

Беребез умарта карый.

Китап-журналлар укыйбыз,

Безгә ансы да ярый.

Кемдер тегә, чигә, бәйли,

Тагын нидер өстәдек.

Беребез шашка-шахмат уйный,

Беребез яза истәлек.

очрашудан мизгелләр

Сөйләшүебез сый-нигъмәтләрдән сыгылып, самавыры җырлап торган өстәл артында дәвам итте. Монда мәктәп елларын, хөрмәтле укытучыларыбызны, классташларыбызны, чордашларыбызны сагынып искә алдык. Бик күп фоторәсемнәр карадык, музыкаль тәнәфесләр дә ясарга өлгердек…

Безне белгәннәргә, замандашларга да,

Юллыйбыз без сәламнәрне

Чупай җилләре аша...

Тормыш катлаулы

Тормыш бит ул бик катлаулы, аның бит агы да, карасы да бар. Арабыздан иртә киткән классташларыбыз: Кави, Ильяс, Әкъдәс һәм Закир. Аларны якты хатирәләр белән зурлап искә алдык, рухлары шат булсын.

Без барыбыз да урта мәктәпне бары тик яхшы билгеләренә генә тәмамладык. Бик актив класс булдык. Безгә бик белемле, зыялы укытучылар белем һәм тәрбия бирделәр. Менә ул безнең хөрмәтле укытучыларыбыз: Габбасов Габделхак (директор), Шәехов Әмин, Габидуллина Сара, Гыйрфанова Гайшә, Исхакова Сәлимә, Мортазина Әкрәмә, Мөхәммәтҗанова Назимә, Гыйльманов Әнвәр, Гыйльманова Әминә, Рамазанова Гөлҗиһан, Ләбибә Ихсановна, Мингалимова Чәчкә, Гайфуллиннар. Класс җитәкчеләребез: Мәргия апа, Зәкиева Әминә, Гафурина Факия, Сәхипова Рәсимә апалар, Ибраһимов Җәмил абый булдылар. Аларны хөрмәтләп искә алуыбыз барысына да дога булып ирешсен. Без аларны онытмыйбыз.

Бу очрашудан үзебез өчен көч-куәт, рухи азык алып, рәхмәтләр әйтешеп, исәнлектә очрашырга насыйп булсын дип, таралыштык.

Бер очрашу – бер гомер, дип,

Әйтмиләрдер бу сүзләрне.

Истә, истәлеккә калсын,

Бу очрашу мизгелләре.

 

1961-1962 уку елында Чупай урта мәктәбен тәмамлаган укучылар исеменнән  Кәүсәрия Әхмәтшина (Рахманова), Мәмәт авылы. Фото авторныкы