Әлмәт районында телерадиотапшыруларның кыска вакытлы өзеклекләре булуы ихтимал
Җәмгыять

Әлмәт районында телерадиотапшыруларның кыска вакытлы өзеклекләре булуы ихтимал

Бу кояш интерференциясе белән бәйле.

«Космик элемтә» ФДУП мәгълүматы буенча, 2026 елның 17 сентябреннән 22 октябренә кадәр РТРС челтәрендә иярчен элемтә сыйфатының вакытлыча начараюы ихтимал. Бу сезонлы күренеш-кояш интерференциясе белән бәйле.

11:33 – 12:49  сәгатьтә интервалда сигналның берничә секундтан биш минутка кадәр дәвамлылыгында кыска вакытлы өзеклекләр булуы ихтимал. Бу вакытта  комачаулыклар яки кайбер каналларда сигналның югалуы күзәтелергә мөмкин.

«Татарстан Республикасы РТПЦ " РТРС филиалы белгечләре өзлексез трансляцияне тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрәчәкләр: спутник һәм җир өсте элемтә каналларының оператив резервы җәлеп ителәчәк.