Әлмәтлеләр диспансеризацияне өй янында уза
Җәмгыять

Әлмәтлеләр диспансеризацияне өй янында уза

Әлмәтлеләр сәламәтлекләрен тикшертә ала.

Кичә "Гаилә табибы" гомуми практика табибы офисында "Көнбатыш капкалар" микрорайонында яшәүчеләр өчен күчмә диспансеризация узды. 86 кеше сәламәтлекне тикшерү мөмкинлегеннән файдаланды.

Пациентлар төп тикшеренүләрне урында уза алган, ә маммография һәм флюорография өчен үзәк район хастаханәсенә трансфер оештырылган.