Чара 16 августта узачак.
16 августта Әлмәт шәһәрендә шосседа велоузышлар буенча «Тур де Татарстан Әлмәт-2025»Бөтенроссия ярышлары узачак.
Ярышларның маршруты Шевченко урамы буенча, Р.Фәхретдин урамы боҗрасыннан Әлмәт - Колшәрип боҗрасына кадәр, Р – 239 трассасы буенча Әлмәт-Миңнебай боҗрасына кадәр һәм кире юнәлештә булачак. Ябылу вакыты 6.00 – 13.30 сәгатьтә. Велоузыш маршрутын урап чыгу юлының вакытлы билгеләре куелачак. Велоузыш маршруты буенча ишегалларыннан чыгу һәм юл чатлары җиңел автомобильләр һәм йөк автотранспорты белән ябылачак.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте