Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ташландык автомобильләргә каршы көрәш дәвам итә

Кыш башыннан экология һәм төзекләндерү департаментына халыктан ташландык автомобильләргә кагылышлы 20 мөрәҗәгать кергән.

Махсус комиссия тарафыннан тикшерү барышында 8 транспорт чарасы  хуҗасыз авто критерийларына туры килгән – бу машиналарның дәүләт номерлары булмаган, шулай ук  аларның пыялалары,  ишекләре зыян күргән, тәгәрмәчләре булмаган. Аларны күченү турында таләпләр куелган, ләкин машина хуҗалары аларга җавап бирмәгән. Нәтиҗәдә ЮХИДИга запрослар җибәрелде, әгәр хуҗалар җавап бирмәсә, машиналар эвакуацияләнәчәк.

Ташланган  автомобильләрне күрсәгез,  33-46-13 телефонына шалтыратыгыз. Белгечләр аларның эвакуация өчен критерийларга туры килү-килмәвен тикшерәчәк.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса