Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ике көндә 60% тан артык кеше тавыш биргән

Әлмәт төбәгендә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. Шәһәрдә һәм районда 116 сайлау участогы эшли.

11 һәм 12 сентябрьдә алдан тавыш бирүләрдә Әлмәт шәһәре һәм районында 60 % тан артык кеше гражданлык бурычын үтәргә өлгергән. Бу хакта шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова җиткерде.
Бүген иртәнге 8 дә шәһәрәдә һәм районда барлык сайлау участоклары ачылды. . Моннан тыш, мобиль пунктлар да эшлик: шәһәр халкы 6 автобус һәм ике чатырда тавыш бирә ала.


Сайлаулар санитар-эпидемиологик таләпләрне саклап уздырыла. Участок хезмәткәрләре урыннарда көненә берничә тапкыр дезинфекцияләү оештыра, бүлмәләрне җилләтеп тора. Биналарда шулай ук социаль дистанция саклау өчен махсус тамгалар да төшерелгән, тавыш бирү өчен кабиналарның исә алгы пәрдәләре юк.
Сайлау комиссиясе әгъзаларының, күзәтүчеләрнең һәм тавыш бирүчеләрнең тән температурасын үлчәнә. Һәркемгә битлек, ручкалар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса