«Теләкләр чыршысы» ярдәмендә Әлмәттән тагын бер баланың хыялы тормышка ашты
Әмирнең теләген Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры үтәде.
Эльмира Зарипова хәйрия чыршысыннан Әлмәттә яшәүче Әмирнең хыялы язылган уенчыкны алды. Малай тәҗрибәләр җыелмасы турында хыяллана.
Бүләген министр Кыш Бабай һәм Кар кызы аша кечкенә якташыбызга тапшырды.
- Хәзер Әмир әйләнә – тирә дөньяны өйрәнә алачак, - диде Эльмира Зарипова.
Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе 2018 елдан бирле бөтен ил территориясендә уза. Аның максаты-авыр тормыш хәлендә калган балаларга шатлык һәм Яңа ел тойгысы бүләк итү.
Акция 2025 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Теләгән һәркем тылсымчы була ала. Әлмәттә "Теләкләр чыршысы" башкарма комитет бинасында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа