Алексеевск-Әлмәт автомобиль юлын ачтылар
Бу төбәктә I А югары категорияле беренче юл.
Ул Шәле – Баулы трассасы составына керә, М-7 һәм М-5 төп федераль магистральләрен тоташтыра, ә бу «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорының бер өлеше.
Трасса буенча хәрәкәтне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ачты. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан транспорт инфраструктурасын төзү, шул исәптән юл объектларын төзү буенча лидерлар рәтендә.
Дүрт полосалы юлның озынлыгы - 145 километр. Исәпләнгән тизлек - 150 км/сәг. Җиңел автомобильләр өчен юл йөрү бәясе бер километрга 4,5 сум тәшкил итә. Бөтен магистраль буенча йөргән өчен 653 сум түләргә кирәк. Башка категория машина хуҗаларына кыйммәтрәк булачак. Тарифлар киләсе елда эшли башлаячак.
Түләү системасы- киртәсез. Ул транспондер яки онлайн тукталышларсыз, юл йөрү өчен биш көн дәвамында түләргә мөмкинлек бирә. Автоюлда ясалма интеллект һәм нейрочелтәрләр кулланып, интеллектуаль транспорт системасы кертелгән. Аңа, мәсәлән, бәяне формалаштыру өчен авто номерларын, маркасын һәм классын танып белүче компьютер керә. Юл хәрәкәте белән идарә итү системасы да бар, ул автомат рәвештә кулланучыларга куркынычлар турында хәбәр итә, башка якка күчәргә, тизлекне киметергә һ. б. киңәш итә.
Машина йөртүчеләрнең иминлеге өчен юл тулысынча яктыртылган, аергыч полосада – киртәләр, кырыйларда челтәрле киртәләр урнаштырылган.
"Алексеевск-Әлмәт" трассасы төзелеше 2006 елда ук башланган. Түләүле юл салуга 100 миллиард сум акча тотылган. Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проект федераль ярдәм һәм хосусый инвестор катнашында мөмкин булды.
Фото: «Республика Татарстан» телеграм-канал
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа