Традицион чара 25 декабрьдә «Татнефть-Арена» боз сараенда узды.
Татарстан башкаласына республика чыршысына Әлмәттән 476 хәрби хезмәткәр баласы барды. Традицион чара 25 декабрьдә «Татнефть-Арена» боз сараенда узды. Балаларны йөртү өчен ЮХИДИ экипажлары озатуында 12 автобус барган, мәгариф, яшьләр идарәләреннән 32 хезмәткәр, 12 полиция хезмәткәре, 12 медицина хезмәткәре беркетелгән. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары өчен республика Яңа ел бүләкләре әзерләгән, чара тәмамланганнан соң 476 бала аларны алачак, ә 3 яшьтән алып 9 яшькә кадәрге балалар өчен 648 бүләк Казаннан кайтарылачак. Бүләкләрне 26 яки 27 декабрьдә «Нефтьче» мәдәният сараенда Яңа ел спектакленнән соң алырга мөмкин. Бу көннәрдә көненә икешәр тапкыр күрсәтү планлаштырылган.