Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов озын гомерле әлмәтлеләрне котлады

Тимур Нагуманов озын гомерле хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, аларга бүләкләр тапшырды һәм ныклы сәламәтлек теләде.

Өлкәннәр ункөнлегендә район башлыгы Тимур Нагуманов  Дмитриева Ольга Никифоровна һәм Нәсимә Әхмәди кызы Касыймова янына барды. Ул беренче булып июнь аенда үзенең 102нче туган көнен билгеләп үткән тыл хезмәтчәне Ольга Дмитриевада кунакта булды. Ольга Никифоровна Әлмәт районының Васильевка авылында туган һәм кечкенәдән үк сугыш чоры авырлыкларын татыган. Олы яшьтә булуына карамастан, ул тормыш сөючәнлеген һәм оптимизмын саклап калган. 

Тимур Нагуманов 100 яшьлек тыл хезмәтчәне Нәсимә Касыймова белән очрашты. Нәсимә Әхмәди кызы Татарстан АССРның Иске Әхмәт авылында туа. Ул күп еллар мәгариф һәм социаль тәэмин итү өлкәсендә эшли. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган юбилей медальләре, «Хезмәт ветераны» медале һәм күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә. Тимур Нагуманов озын гомерле хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, аларга бүләкләр тапшырды һәм ныклы сәламәтлек теләде.

Бүгенге көндә Әлмәт районында 100 яшьтән өлкәнрәк 10 кеше яши. Бу кешеләр-безнең заманның күп сынаулар аша үткән һәм тормыш сөючәнлекләрен саклап калган чын геройлары. Өлкән буын турында кайгырту, беренче чиратта, якын кешеләренең җилкәсендә ята. Әмма ветераннарга зур фидакарьлек белән социаль хезмәткәрләр ярдәм итә.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса