Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырылды

Туганнарының кайгысын уртаклаштылар.

Әлмәттә гомумшәһәр планеркасында махсус операция вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә Батырлык орденнары тапшыру тантанасы булды. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүләкләр туганнарга һәм якыннарга тәкъдим ителгән мизгелдә, бөтен зал аягүрә басты, шуның белән үз рәхмәтләрен  белдерделәр», – диделәр. 

Туганнарына орденнарны район башлыгы Тимур Нагуманов тапшырды, сугышчыларның батырлыклары  йөрәкләрдә мәңгегә калачак, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре һәрвакыт дәүләт тарафыннан ярдәмгә өметләнә ала, дип ассызыклады. 

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса