Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балаларны наркотиклар сатуга ешрак җәлеп итә башлаганнар

Наркотикларга каршы комиссия утырышы башкарма комитетта узды.

Наркотикларны сатучылар хәзер яшәү урыны буенча эш итми, бу хакта бүген башкарма комитетта сөйләделәр. Анда наркотикларга каршы комиссия узды. Сүз хокук саклау органнарының наркотикларның законсыз әйләнешен ничек ачыклавы турында барды.

алаларга аерым игътибар бирелде. Балигъ булмаганнар куллану белән генә түгел, сату белән дә шөгыльләнәләр. Гадәттә яшьләр берәм-берәм йөрми, аларның һәрвакыт аралашу даирәсе бар, дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин. 80 проценты интернет аша таратыла. Шулай ук күптән түгел генә артык дозадан үлгән яшүсмерләр турында да сөйләделәр.

«Анда төргәкне бер кеше алган. Алар барысы да бу матдәне кулланганнар. Аларның берсе исән калган, ягъни реанимацияләнгән – медиклар вакытында коткарып кала алганнар», - дип хәбәр итте Әлмәт районы буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге начальнигы Айрат Хәйруллин.

Бүгенге көндә балигъ булмаганнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Төп басым исәптә торучы яшүсмерләргә, шулай ук ярлы гаиләләрдә яшәүче балаларга ясала. Наркотик матдәләр кулланган гаиләләрне һәм яшүсмерләрне ачыклау мөһим проблема.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса