Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Шәһәр хакимиятенең эшен оештыруда төп мәсьәлә - иминлек булырга тиеш, дип ассызлыклады Тимур Нагуманов.

Әлмәтлеләр гадәттән тыш хәлләр вакытында үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында белергә тиеш. Бу хакта район башлыгы террорчылыкка каршы комиссия утырышында сөйләде. 

Шәһәр хакимиятенең эшен оештыруда төп мәсьәлә - иминлек булырга тиеш, дип ассызлыклады Тимур Нагуманов. Ә җаваплы хезмәтләр килеп туган янауларга вакытында җавап бирергә тиеш.

-Шуңа күрә безгә сезнең белән барлык планнарны актуальләштерергә кирәк. Иң мөһиме, бу планнар кәгазьдә генә булырга тиеш түгел. Гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләр үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында белсеннәр өчен. Практика шуны күрсәтә, вакытында координацияләнү, күрсәтмәләрне үтәү - кеше гомерен коткара, - диде район бышлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса