Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Медиаэффективлык рейтингында Әлмәт районы башлыгы лидерлар бишлегендә калды

Аналитиклар Тимур Нагумановның активлыгын билгеләп үтә.

Тимур Нагуманов Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең, район һәм шәһәр башлыкларының медиаэффективлык рейтингында 2023 елның дүртенче кварталы йомгаклары буенча бишенче урында калды.

«ПромРейтинг» агентлыгы аналитиклары Әлмәт районы башлыгының бик актив булуын билгеләп үтә. Шәһәр башлыгы «все СВОи» марафонында чыгыш ясап, сугышчыларга ярдәм итү турында сөйләде. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә туры эфирлар үткәрүне дәвам итә, кар җыюга һәм коммуналь шикаятьләргә аерым игътибар бирә. Шулай ук ул Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеген үзәк район хастаханәсендәге низагларны хәл итүгә җәлеп итә алды.

"Нагуманов үзенең гадәттән тыш активлыгы, социаль челтәрләрдә даими аңлатулары һәм ел ахырында шәһәрнең 70 еллыгы аркасында топ-5тән чыкмады",-дип аңлата аналитиклар.

Коммуналь аварияләр аркасында ул рейтингта югарырак күтәрелә алмаган. Моннан тыш, дүртенче кварталда әлмәтлеләр җылылык булмаудан, карны начар җыюдан, транспорт эшеннән һәм юлларның торышыннан зарландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса