Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттәге ике йортта яшәүчеләр идарәче компаниясез яши

Кыш көне алар үзләре түбәне чистарталар, ә җәй көне ишегалдын җыештыралар.

Берничә ел инде Клара Цеткин урамындагы ике йортны беркем дә хезмәтләндерми.

Бу йортның түбәсендә боз  юк, йорт яны территориясе яхшы чистартылган, боларның  барысы белән яшәүчеләр үзләре шөгыльләнә. Клара Цеткин 59 һәм 61 йортларында идарәче компания юк һәм алар инде берничә ел бу проблема белән көрәшәләр.

Йорт буенча өлкән Валентина Клепикова бу йортларның кайчандыр авария хәлендә дип танылганлыгын сөйләде. Ул вакытта хәзерге вакытта булмаган «Русло» идарәче компаниясе торакчыларга проблеманы хәл итәргә вәгъдә итә. 2018 елда капиталь ремонтның беренче этабы үткәрелә,  фасад һәм түбә яңартыла.  Идарәче компания таркатыла, ике йорт «ятим»булып кала.

"Бездә кыш буе подъезддан карны үзебез чистартабыз. Юлны бер тапкыр да чистартмадылар. Боз күп булды. Аларны безгә беркем дә бәреп төшермәде", - дип сөйли Валентина Клепикова.

 

"Мин тәрәзәне үзем ачам, таяк белән боз сөңгеләрен бәреп төшерәм. Бездә идарәче компания юк, безне хәзер генә «Новация» алырга тели. Без беркетелмәгән. Ишегалдын чистартмыйлар, быел үзебез яллап, акча түләдек", – дип искә ала Вячеслав Григорьев.

Бу йортларның хуҗасызлыгыннан һәм якындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән интегәләр. Кыш көне территория үтә алмаслык була, аны чистартмыйлар.

Йортта яшәүчеләр бер ел эчендә берничә тапкыр башкарма комитетка мөрәҗәгать итүләрен сөйләделәр. Ләкин чишелеш табылмый. Безгә моның нәрсә белән бәйле икәнен аңлаттылар.

"Үсеш департаменты тарафыннан күп тапкырлар Клара Цеткин 59, 61 буенча әлеге йортлар буенча конкурслар үткәрелде. Әмма бер генә идарәче компания дә әлеге конкурста аларны хезмәт күрсәтүгә алу өчен килмәде", – дип хәбәр итте үсеш департаменты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Краснов.

Шәһәр халкының проблемалары тиздән үткәндә калырга мөмкин. Йортларны хезмәтләндерүне «Новация» компаниясе үз өстенә алырга карар итә. Җитәкче мәгълүматны раслады һәм рәсмиләштерү процессының соңгы стадиядә булуын хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта без килешүләр төзү стадиясендә. Халык безгә бөтен документларны бирде. Безнең юрист хәзер алар белән килешүләр төзү өчен кирәкле барлык документларны әзерли", – дип шәрехләде «Новация» ИК җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Әхмәтшина.

Барлык килешүләр имзалангач, идарәче компаниягә күчү тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса