Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сугышчыларны реабилитацияләү үзәге ачылды

Тергезү залы үзәк район хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеге базасында эшли.

 Әлмәттә Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов катнашында икеләтә билгеләнештәге инфекцион бокслар белән кабул итү-диагностика бүлеге ачылды. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Сугышчыларны реабилитацияләү залы Әлмәт үзәк хастаханәсенең яңа бүлегендә оештырылды. Тергезү үзәге федераль программа буенча, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча һәм инвесторлардан алынган тренажерлар белән җиһазландырылган. Биредә табиб-реаниматологлар, ЛФК инструкторлары һәм психологлар эшли. Үзәккә психологик ярдәм сорап хәрбиләр генә түгел, ә аларның якыннары да мөрәҗәгать итә ала.

"Бездә андый реабилитация залы юк иде. Мондый ихтыяҗ барлыгын  аңлап, мондый залны ачу турында карар кабул ителде",- ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Вера Головина.

Республика башлыгы сүзләренчә, бинаны үзәк район хастаханәсе комплексын модернизацияләү кысаларында төзегәннәр.

- Безнең алда тагын берничә бурыч тора: Сәламәтлек саклау системасын алга таба үстерү, территорияне төзекләндерү, парковка урыннары мәсьәләсе. Ләкин беренче адымнар инде ясалган. Сезне тагын бер тапкыр кабул итү-диагностика бүлеге ачылуы белән котлыйм, - дип билгеләп үтте рәис.

Яңа корпусны 2020 елның декабрендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының стационар ярдәмен камилләштерү программасы ярдәмендә башкарылды. Илдә җитештерелгән кирәкле җиһазларны «Сәламәтлек саклау»илкүләм проекты буенча сатып алдылар. Сатып алуда ярдәм спонсорлардан да килә.

Бүлектә өч кат, аларның һәрберсе үз функциясен үти. Беренчесе-кабул итү-диагностика бүлеге. Монда ашыгыч пациентлар кабул ителәчәк. Икенчесе-операция блогы. Өченче кат-дәвалау физкультурасы һәм реабилитация залы белән көндезге стационар.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса