Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Диварларда - батырларның исемнәре

Әлмәт батырларының исемнәрен мәңгеләштерү дәвам итә.

Тихоновка мәктәбе диварына махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Алексей Денисов истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды. Мәктәп залында солдатның шәхси әйберләре урнаштырылган стенд та бар. Денисов Алексей Васильевич (Мирзоев Алишер Абдуллоевич) 2002 елның 3 июнендә Әлмәттә туган. Алексей 2009 елны Тихоновка урта мәктәбенә укырга керә. 2016 елны мәктәпне тәмамлаганнан соң политехник техникумда укый. 2020 елны армиягә китә. Анда 91704 нче хәрби частьта хезмәт итә. 

Махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң МХО зонасына контракт буенча бара. Узган елның 21 июнендә Хабаровскида Т62 танкы командиры итеп билгеләнү өчен хәрби әзерлек уза. Өйрәнүләрне уңышлы гына үткәннән соң Россия Герое Дамир Исламов исемендәге танк батальонына җибәрелә. 

Алексей узган елның 18 октябрендә Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Тынгы белмәс, кыю йөрәкле батыр сугышчының исеме әлмәтлеләр күңелендә мәңге сакланыр.
 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса