Хатларда - чиксез горурлык  һәм күңел җылысы
Җәмгыять

Хатларда - чиксез горурлык һәм күңел җылысы

Патриотик марафон кысаларында Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче мәктәпнең 4-10 нчы сыйныф укучылары махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга хатлар яздылар.

Әлеге өчпочмаклы солдат хатларының күбесендә укучылар язган «Сезнең каһарманлыгыгыз - безнең өчен үрнәк. Туган-үскән җирләрегезгә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Сезне сагынып көтәбез. Җиңү безнеке булачагына ышанабыз!» дигән эчкерсез юлларны укырга мөмкин иде.

«Балачак планетасы» 2 нче балалар бакчасында исә сабыйлар махсус хәрби операция зонасындагы геройларга багышланган төсле рәсемнәр ясадылар. Барлык хатлар һәм рәсемнәр чираттагы гуманитар йөк белән бергә илебез иминлеген саклаучыларга илтеп тапшырылачак. 

 


Резеда Исмәгыйлева