Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы һәлак булган хәрбинең гаиләсенә Батырлык ордены тапшырды

Геройны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Россия Президенты Владимир Путинның 2023 елның 20 февралендәге Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучы, якташыбыз, лейтенант Динар Кадыйров үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Аны район һәм шәһәр сессиясе вакытында һәлак булган хәрбинең гаиләсенә мәңге сакларга Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов тапшырды.

Динар Кадыйров Әлмәттә туып үскән, Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә укыган, Казан федераль университетын тәмамлаган, аннары армиядә хезмәт иткән. 2021 елның октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында чакырыла һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Взвод командиры лейтенант Кадыйров гомеренең соңгы минутларына кадәр хәрби бурычын үтәгән һәм сугыш кырыннан алып чыгып, иптәшләрен коткарганда батырларча һәлак булган.

"Нәкъ менә шундый егетләр белән без һәрвакыт горурландык, аларга  илебез таяна",- дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ул солдатның әти - әнисе Задит Ханафиевич һәм Камилә Камиловнага батыр ул тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәт белдерде.

- Без якташларыбызның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз һәм улыгызның исемен һәм илебезнең киләчәге өчен гомерләрен биргән башка геройларның исемнәрен беркайчан да онытмасыннар өчен барысын да эшләячәкбез, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса