Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында гражданнарның кышкы җыеннары башланды

Барлыгы 80 нән артык очрашу булачак.

Әлмәт районында традицион гражданнар җыеннары башланды. 2022 ел йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар белән Әлмәт районының авыл җирлекләрен  һәм хезмәт коллективларын таныштыралар. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Җыелышларда урамнарны яктырту, юлларның торышы, куркынычсызлык, җәмәгать мохитен булдыру мәсьәләләре хәл ителә, үзара салым буенча проектлар раслана", – дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

2021 елдан «Безнең ишегалды» республика программасы район җирлекләрендә тормышка ашырыла башлады.

12 гыйнвардан 7 февральгә кадәр барлыгы 80нән артык очрашу узачак.

Бу атнада очрашулар 17, 23, 23а, 16а, 16а, 13,21, 21а, 9А, 9Б номерлы территориаль-иҗтимагый үзидарәләрдә уза.

Шулай ук атна дәвамында Васильевка, Кама-Исмәгыйль, Рус Акташы, Югары Мактама, Урман-Кәләе, Кичү, Колшәрип авыл җирлекләре гражданнарының җыеннары планлаштырылган.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса