Әлеге килешү хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрен яклаучы социаль партнерлыкның гаранты булып тора һәм өч елга бер тапкыр имзалана.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында теркәлгән 2019-2022 елларга өчьяклы килешүнең срогы тәмамлану сәбәпле, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссия утырышында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, Әлмәт районы профсоюзларының координация советы һәм «Әлмәт шәһәре һәм районы сәүдә-сәнәгать палатасы» арасында 2023-2025 елларга территориаль килешү имзаланды.
Документка тантаналы имза салуда Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, Әлмәт районы профсоюзлары оешмаларының координация советы рәисе Марсель Бикмуратов, «Әлмәт шәһәре һәм районы сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге башкарма директоры Александр Емекеев, «Татнефть» ГАҖ профком рәисе урынбасары Андрей Зимин, профсоюзлар оешмаларының координация советы әгъзалары, район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте