Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә инвалидлар өчен парковка урыннарына машина куючыларны ачыклыйлар

Агымдагы елның 11 аенда Әлмәт районы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен парковка урыннарында тукталыш кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка 130дан артык машина йөртүче тартылган.

2022 елның 15 декабрендә инвалидлар өчен парковка урыннарын биләүче хокук бозучыларны ачыклау буенча максатчан чара үткәрелде, шул исәптән транспорт чарасы эвакуациясен кулланып, 16 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды һәм 3 машина махсус тукталышка эвакуацияләнде.

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе искәртә: инвалидлар өчен урыннарда парковка өчен 5000 сум штраф түләргә кирәк булачак. Шулай ук транспорт чарасын алып, махсус стоянкага күчерү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса