Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр солдатны үз балаң дип сана

Хәрби операцияләр бара торган нокталарга бүген саклагыч челтәрләр таләп ителә.

Илдә барган вәзгыять безне бер йодрыкка  тупланырга, нык һәм бердәм булырга мәҗбүр итте.

Сугыш милләтеңә дә, динеңә дә, җенесеңә дә карап тормый. Бүген үзебезнең арадан гаеплене эзләр вакыт та түгел. Бары тик чынбарлыктагы вакыйгаларга ни-гезләнеп фикер йөртергә һәм мобилизацияләнгән солдатларга кирәк әйберне булдыруда кулдан килгәнне эшләргә.

Мобилизацияләнгән хәр-биләргә кирәкле мөһим әйберләр исемлегендә солдатлар һәм хәрби техника өчен саклагыч челтәрләр дә бар. Бүген республиканың бик күп шәһәр-авылларында әлеге челтәрне әзерләү буенча махсус нокталар эшли. Әлмәттә әлеге челтәрләр әзерләү өчен «Мегацентр» сәүдә үзәгендә, шәһәрнең үзәк паркындагы «Ассоль» кафесында аерым бүлмәләр бүлеп бирелгән.

Саклану челтәрләре ясау белән кемнәр шөгыльләнә, ул ничек эшләнә һәм нәрсәләр кирәк икәнен белү, үз күзебез белән күрү максатыннан «Ассоль» кафесына юл тоттык. Кафеның подвал өлешендә урнашкан шактый гына иркен бүлмәдә унга якын ханым эшли иде.

- Болар бөтенесе дә заказ буенча. Безнең халкыбыз элек-электән бердәм булып сугышчыларга ярдәм иткән. Алар яңгыр, кар астында, сугыш кырында йөргән вакытта ничек итеп кул кушырып өйдә утырырга кирәк. Без бик теләп киләбез. Әлеге эш, бер тотынсаң, үзенә алып кереп китә. Тик безгә тагын кешеләр һәм материал кирәк, - диләр алар эштән аерылмыйча гына.

Әйе, бу эш күмәклекне ярата. Бергә эшләү күңелле дә, эш тә тизрәк бара. Моңа әллә ни белем кирәкми. Ханымнар әзер челтәргә 15-20 см киңлектәге чүпрәк тасмаларны үреп баралар. Үзләре килә алмаган кешеләр материалларны тасма рәвешендә кисеп тә, бөтен килеш тә китерергә мөмкин.

Җиңел, синтетик материаллар булса (органза, челтәр, иске кием, япма-җәймәләр һ.б.) тагын да яхшырак. Кешеләр кыш көне ак тукыма кирәктер дип ялгышалар. Бүгенге көндә ап-ак кышлар юк. Шуңа да соры, аксыл-яшел, көрән, чуар, ягъни табигатькә якын төстәге тукымалар яхшы. Иске киемнәрнең юылган һәм киптерелгән булуы шарт.

Әлбәттә инде, эшче куллар кирәк. Вакыты, сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәркем килеп 1-2 сәгать кенә булышып китсә дә әйбәт.

- Безнең бу ярдәм ул балаларга бик кирәк. Ишетүебезчә, андагы солдатлар хәтта үз киемнәрен ертып әлеге челтәрләрне ясыйлар. Безнең бүген җылы өебез, ашарга ризыгыбыз бар. Алар кебек ачык һавада, окопта ятмыйбыз. Булышырга килсеннәр иде, - дип яшьләрен сөртә Наилә апа.

Ярдәм бүген кирәк. Һәркем андагы солдатлар урынына үзенең баласын, ирен, туганын куеп карасын, хәленнән килгән кадәр ярдәм кулы сузсын иде.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса