Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефтьче булу - горурлык

Дөрес һөнәр сайлау тормыш юлында гаять зур роль уйный. Һәр кеше дә үзенә шатлык, башкаларга файда китерә торган эш табарга хыялланадыр. Тик һөнәри үзбилгеләнеш юлын һәркем үзенчә үтә.

«Нефтьче булачагымны мин институтка кергәнче үк күпкә элек белә идем. Югары хезмәт хакыннан һәм социаль якланганлыктан тыш, мине һөнәрнең дәрәҗәле булуы, күп нәрсәләргә өйрәнергә һәм даими рәвештә үсәргә мөмкин булуын аңлау җәлеп итте. Бик тырышсаң, гади хезмәткәрдән алып җитәкчегә кадәр кат-лаулы, әмма кызыклы юл үтә алу мөмкинлеге барлыгын да төгәл аңлый идем. Тагын шунысын яхшы белдем: нефтьче буласың икән - ул инде гомерлеккә», - дип искә ала «Елховнефть» идарәсенең 3 нче нефть һәм газ чыгару цехыннан нефть һәм газ чыгару буенча мастер Артем Александрович Панков.

Мастерның эш көне минутларга бүлгәләнгән. Иртә белән, операторлар алган биремне үти алсыннар өчен, бар нәрсә дә бармы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Әле аннан алдагы көнне үк бөтен кешене үз урыннарына билгелисең, подрядчыларга шалтыратасың һәм логистиканы тәэмин итәсең. Иртән бер минутны да югалт-мыйча, һәркем үз эшенә керешә алырлык булырга тиеш. Аннары документлар белән эшлисең. Анысын да үзвакытында башкарырга кирәк. Алга таба объектларны әйләнеп чыгасың - эшләрнең сыйфатын кон-трольдә тоту зарур. Смена азагында йомгак ясау, килеп туган мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм алдагы көнгә эш фронтын әзерләү. Менә шуларның барысын хәл иткән вакытта кешеләр турында да онытырга ярамый. Кемнедер рухландырырга, кем беләндер бәхәсле мәсьәләләрне тик-шерергә, аларның килеп чыгу сәбәпләрен аңлатырга һәм хәл итү юлларын табарга ярдәм итәргә, кемнедер бары тик тыңларга гына кирәк. Һәркемнең үзен команданың тулы хокуклы әгъзасы итеп тоюы һәм янәшәсендәгеләргә ышануы мөһим.

- Үземнең дә кайчандыр техника белән эш итәргә, тиеш булган барлык операцияләрне төгәл башкарырга әкренләп өйрәнгәнемне бик яхшы хәтерлим. Остазымны игътибар белән тыңлый һәм аның җитез хәрәкәтләренә сокланып карап тора идем. Яшермим, ул вакытларны искә алып, хәзер  беренче укытучым Андрей Михайлович Семеновны зур рәхмәт хисләре белән искә алам. Бүген ничек эшләвемә аның йогынтысы чиксез зур булганын хәзер бик яхшы аңлыйм. Ул минем холык-табигатемне бик төгәл сизде һәм потенциалымны югары бәяләде. Омтылышларымны хуплады һәм вакытында дөрес юнәлеш бирде. Минем ихтыяр көчемә оста итеп кирәкле күнекмәләрне, җаваплылык, тырышлык һәм чыдамлык кебек сыйфатларны өсти алды. «Алга барырга теләсәң, бу сыйфатлар бик кирәк. Бервакытта да «белмим» димә! Үз максатыңны исеңдә тот һәм аңа ирешкәнче туктама», дип кабатлый иде минем остазым.

Аның үрнәгенә ияреп, бүген үзем эшкә өйрәнергә зур теләк белән килүче яшьләргә аеруча игътибар күрсәтергә тырышам. Күзләрендә очкын булса, куллары эшкә ятып торса, бөтен бригада белән аны чын нефтьче итеп үстерергә керешәбез. Коллективыбыз бердәм. Һәркем үз урынында уртак эшкә зур өлеш кертә, шуңа күрә эшебез дә гөрләп бара, - дип тәмамлый Артем сүзен.
 

Бүгенге көндә нефть-газ тармагы динамик үсештә. Анда эшләү яхшы күнекмәләр, үсү, камилләшә алуны һәм инновацион алымнарга тиз җайлашуны, технологик процесслар белән оста идарә итүне һәм штаттан тыш хәлләрдә тиз арада чишелешләр таба белүне таләп итә. Аралашучан, ачык булу һәм команда белән эшләү күнекмәләренә ия булу зарур. Мастер үзе дә бу сыйфатларның барысына да ия булырга тиеш. Һәм үз кул астында эшләүчеләр өчен аның шәхсән җаваплы икәнен дә онытмаска кирәк.

 

Артем Александрович Панковка алга таба да рухланып-дәртләнеп эшләвен, алга куелган максатларына ирешүен һәм яңадан-яңа үрләр яулавын, яңа ачышлар, кызыклы идеяләр һәм тормышында бары тик уңай вакыйгалар гына булуын телибез.

Эльмира Царегородцева,
«Нефтяник Альметьевска»
газетасы корреспонденты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса