Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» фәнни лидерлар мәктәбен ачты

Мәктәптә Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Томск, Якутск, Уфа һәм башка шәһәрләрдән илнең әйдәп баручы университетларының 24 аспиранты һәм яшь галимнәре катнаша.

Яшь галимнәр алты көн дәвамында Щлмщт нефт институты лаборатория-тикшеренү комплексы, компаниянең фәнни һәм практик мөмкинлекләре белән танышачаклар. Ә «Татнефть» ясалма интеллект, BigData, машина белән укыту, модельләштерү, энергия саклаучы технологияләр, материал белеме өлкәсендәге иң перспектив проектларны финанс һәм оештыру ягыннан тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

"Татнефть " генераль директоры Наил Маганов:
"Без барыбыз да компаниянең озак еллар тотрыклы булуын телибез. Ә моңа фәнне үстереп кенә ирешеп була. Шуңа күрә "Татнефть"кә амбицияле яшьләр кирәк, без аларның эшенең Татарстанга һәм Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга файда китерүен телибез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса