Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нагуманов: Без мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә суд приставлары белән мәсьәләләрне хәл итәргә булышабыз

Әлмәт районында мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб эшли.

Ярдәм сорап, хәзерге вакытта уку полигоннарында булучыларның әниләре һәм тормыш иптәшләре  күбрәк мөрәҗәгать итә, дип сөйләде туры эфирда район башлыгы Тимур Нагуманов.

«Бик күп сораулар килә – нигездә алар индивидуаль. Һәр мәсьәләне без мөмкин кадәр җентекләп тикшерәбез. Кемгәдер гардин асарга кирәк-аны волонтерлар башкара. Кемгәдер су челтәрен ремонтлау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, кемнеңдер суд приставлары, кемнеңдер банклар, кемнеңдер балалар бакчалары белән сораулары туа»,-дип санап үтте ул.

Штабта 8 (8553)26-01-01 кайнар линиясе буенча килгән барлык мәсьәләләр оператив тәртиптә хәл ителә, аларның берсе дә игътибарсыз калмый, дип ышандырды район башлыгы.

"Безгә курыкмый мөрәҗәгать итегез, барлык мәсьәләләр буенча да чишелешләр табарга тырышабыз. Штабта  волонтерлар күп", - дип киңәш итте Нагуманов.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр үткәрелде. Махсус хәрби операция үткәрү зонасында хезмәт итәргә 300 мең резервист чакырылырга тиеш иде, әмма РФ Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, теләүчеләр саны арту хисабына нәтиҗәдә 318 мең кешене мобилизацияләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса