Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әрнү-газапларга дучар ителгәннәрне искә алдылар

30 октябрь тарихка Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак керде. Яшерен-батырын түгел, Россия тарихында фаҗигале чорлар шактый.

Һәр чорның үз тираны булган кебек, тоталитар режим шартларында да нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүләргә дучар ителеп, йорт-җирләрен, туган төбәкләрен калдырып, сөргеннәргә сөрелеп, шунда исәнлекләрен югалткан, әҗәлен тапкан кешеләр күп булган.

Гаепсез репрессияләнү-челәр - миллионнар, һәм аларның шактый өлеше беркайда да исәпкә алынмаган. Тарихи мәгълүматларга күз салсаң, 1921 елдан 1953 елга кадәр генә дә 4,6 миллион кеше репрессияләнгәнен күрергә була. Тагын шунысын да истә тотарга кирәк: зыян күрүчеләр исемлегенә репрессияләнүчеләр үзләре генә түгел, аларның балалары да керә бит әле, алар эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә әти-әниләреннән мәхрүм калучылар.

Әлмәт җирлегендә бүген йөзләгән репрессия корбаны гомер кичерә. 1996 елны аларны берләштергән оешма бүген дә үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Репрессия корбаннарына һәм аларның гаиләләренә район һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан матди һәм социаль ярдәм күрсәтелә, аларның күбесе инвалидларны реа-билитацияләү үзәгендә си-хәтләнү уза.

Истәлекле көнгә багышланган митингта район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, ветераннар советы, социаль яклау хезмәте вәкилләре чыгыш ясап, бу көннең әһәмиятен ассызыклап үттеләр. Һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Репрессия корбаннары истәлегенә төзелгән һәйкәл быел да кызыл канәферләргә күмелде.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса