Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле якыннары өлешчә мобилизациядә булганнарга киңәшләрен бирде

Турыдан-туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов ире мобилизациягә эләккән Лилия ханым белән әңгәмә корды.

Ул аларга сабыр булырга, курыкмаска һәм беркемне дә гаепләмәскә киңәш итте. "Беркемне дә гаепләргә кирәк түгел, бигрәк тә үзеңне, сораулар бирергә кирәк түгел: нигә алай, нигә болай. Бу -  безгә бирелгән сынау. Кемдер тормышны кадерли башлады, кемнеңдер финанслар мәсьәләләре икенче планга күчте, кемдер балаларга күбрәк вакыт бирә башлады, кемдер гомумән ир-атларны бәяли башлады",-дип билгеләп үтте ханым.

Лилия хатын-кызларны ярдәм итәргә өндәде. «Без елаганнан гына җиңеллек килмәс. Үзеңне, улыңны, иреңне дәртләндерергә, барысы да яхшы булыр дип әйтергә кирәк. Аларга трубкага еларга, аларсыз ничек яшәрбез дигән сораулар бирергә кирәкми. Алар белән яхшы кәеф белән аралашырга кирәк, алар исән-сау», — диде ул.

Лилия шәһәр администрациясенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Аңа мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү штабында баланы балалар бакчасына билгеләргә, шулай ук эш табарга ярдәм иткәннәр, ире тулысынча җиһазландырылган. Моннан тыш, ире хәрби әзерлектә булганда, ул һәр ял көннәрендә Казанга барган, чөнки администрация моның өчен автобуслар бүлеп бирә.

"Алтын сүзләр. Мин тулысынча килешәм, - дип шәрехләде Тимур Нагуманов. - Безнең егетләргә аларны көтүләрен,  гаиләләренең нормаль тормыш алып баруларын, балаларының игътибар белән чолганган булуын белү мөһим".

Лилиянең ире Казаннан  хезмәтен дәвам итү өчен киткән инде, әлегә аның белән элемтә юк, әмма Лилия тиздән барысы да җайга салыныр дип ышана.

 

Искәртеп узабыз, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса