Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мобилизацияләнгән гражданнар утырган биш автобус Әлмәттән Казандагы полигонга юл тотты

Әлмәттә мобилизацияләнгән гражданнарны Казан танк училищесына озаттылар.

 Башкалага дүрт автобус һәм микроавтобус юл тотты. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре, шәһәр җитәкчеләре, руханилар ир-атларны алкышлап һәм «ура!» кычкырып озатып калды.

Ир-егетләр юлга кузгалыр алдыннан теркәлү узды, аларга азык-төлек тутырылган рюкзаклар бирделәр, инструктаж тыңладылар. Фойеда социаль яклау вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, иң актуаль сораулар буенча консультация алдылар.

Мобилизацияләнгән гражданнарны озату чарасы «Нефтьче» мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. «Славянка маршы» һәм Олег Газманов җыры астында ир-егетләр, мәдәният сарае бинасыннан чыгып, автобусларга юнәлде.

«Кадерле әлмәтлеләр! Бүген без егетләрне хәрби хезмәткә озатабыз! Барыгызның да сау-сәламәт килеш тизрәк әйләнеп кайтуыгызны көтәбез. Оркестр сезне бу мәйданчыкта чын җиңүчеләр кебек каршы алачак!» - диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Ул мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләрен кайгыртуны һәм көнкүреш проблемаларын хәл итүне муниципалитет үз өстенә алуын искәртте. «Лаеклы хезмәт итегез һәм борчылмагыз. Сезне бөтен Әлмәт геройлар кебек озатып кала», - диде ул.

Матбугат хезмәтендә бүген Ватан чикләрен сакларга юл тоткан ир-егетләрнең санын әйтмәделәр.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса